Махсус янгынга каршы режим ачылышы Татарстанда 26 апрельгә планлаштырылган

2021 елның 23 апреле, җомга

Махсус янгынга каршы режим ачылышы Татарстанда  26 апрельгә планлаштырылган. Коры үлән һәм чүп-чар ягуны, шулай ук урманга якын торак пунктларда учак һәм мангалларда ашарга әзерләүне тыю каралган. Бухакта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләде.

Чираттагы янгын куркынычы булган сезон 15 апрельдә ачылды. “Урман янгын үзәге” төбәк диспетчер хезмәте тәүлек буе эшли. Татарстан урманнарын быелдан спутник һәм квадрокоптерлар ярдәмендә күзәтәчәкләр.

“Без былтыр ике квадракоптер сатып алдык. Белгечләр аларны кулланырга өйрәнделәр. Быел файдаланырга җыенабыз”, - диде Равил Кузюров.

Әгәр спутниктан алынган мониторинг конкрет участокта үзгәреш күрсәтсә, ул урынга квадрокоптер җибәреп, төгәлрәк рәсем алырга мөмкин булачак.

“Гади генә әйткәндә, урманчы эш урынына килүгә компьютерын кабызып, космостан төшерелгән рәсемдә үз участогындагы үзгәрешләрне тикшерә. Законсыз киселгән урыннар рәсемдә күренә. Алга таба нинди чаралар күрәсен хәл итә”, - диде министр.

Шундый мониторинг системасы илдәге барлык субъектлар территорияләрендә бар. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрше төбәкләр белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. Башка төбәкләрдә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда янгын сүндерү өчен Татарстаннан ресурслар җибәреләчәк.

"Татар-Информ" МА материаллары буенча""

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International